«Гнездышко» приютының өлкән төркем балалары өчен «Алма фантазиясе» дип исемләнгән танып-белү-уен дәресен тәрбияче Ольга Никитина үткәрде. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, укучыларның күзаллауларын киңәйтү. Дәрестә тәрбияләнүчеләр алма турында бик күп яңа, файдалы белемнәр алдылар. Балалар авыруларга юл куймаска, дөрес тукланырга, алманы көндәлек рационга кертергә кирәклеген аңладылар. Ә инде дәрес ахырында уздырылган «алмалы» конкурслар балаларны бик шатландырдылар.