“Чәчтараш хезмәтләре” хәйрия акциясе.
2019 елның 16 августында, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре “Чәчтараш хезмәтләре”хәйрия акциясен үткәрделәр. Картлар йортында яшәүчеләр өчен чәчтараш Козлова И.Г. бушлай үзенең хезмәтләрен тәкъдим итте. Ул көнне барлыгы 6 олы яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен чәчтараш хезмәтләре күрсәтелде.