16 нчы август көнне “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы консилиум утырышы булып узды. Анда барлык тәрбия системасы вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында дүрт гаиләдә үзләренең бала тәрбияләү өлкәсендәге бурычларын тиешенчә үтәмәүче әти – әниләрнең эшләре тикшерелде. Шәхси тернәкләндерү программасы кысаларында гаиләләрнең этаптан этапка күчүләре каралды. Киңәшмәдә гаиләдәге катлаулы хәлләрне алдан кисәтүгә һәм профилактик чараларга аеруча басым ясалды.