«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова гимнастик таяклар белән физкультура-сәламәтләндерү дәресе үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны гимнастик таяклар белән күнегүләр комплексына өйрәтү иде.
Гимнастика таягы 1-2 метр озынлыктагы гади тренажер булып тора, аны өй шартларында да кулланырга мөмкин. Гимнастик таяк белән күнегүләр осанканы яхшыртырга, буыннарда хәрәкәтчәнлекне арттырырга, умыртка баганасының сыгылмалылыгын яхшыртырга, кан әйләнешен көчәйтүгә мөмкинлек бирә. Таяк белән шөгыльләнү һәркем өчен файдалы, бигрәк тә аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше алып баручыларга киңәш ителә.
Чара башланыр алдыннан разминка үткәрелде, анда барлык күнегүләр дә күп көч таләп ителмәгән амплитуда башкарылды. Дәреснең төп өлешендә инструктор гимнастик таяк белән хәрәкәтләрнең төп төрләрен күрсәтте. Ә йомгаклау өлешендә релаксация (мускулларның йомшаруы) күнегүләре үткәрелде.