2019 нчы елның 14 нче августында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында социаль эш буенча белгечләр тарафыннан «Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен төркемле дәрес үткәрелде. Максат: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, игътибарны, җитезлекне, ышанычны үстерү.
Дәрес башында белгеч балаларга нинди уеннар белүләре турында сөйләшергә тәкъдим итте. Аннан соң катнашучыларны скакалка белән уйналынучы «Унлык», «Сәгать», «Кармак», «Выручалочка» дип аталган уеннар белән таныштырды, аларның принцибын җиткерде һәм уйнарга тәкъдим итте. Балаларга бигрәк тә «Сәгать» һәм «Кармак» уеннары ошады. Уеннар вакытында балалар аралашу күнекмәләрен тупладылар, үз-үзеңне тоту нормаларын үзләштерделәр, тормыш тонусын күтәрделәр, эмоциональ һәм физик халәтне яхшырттылар.
Очрашу ахырында белгеч балаларга бу уеннарны ишегалдында яшьтәшләре белән уйнарга тәкъдим итте.