22 август – Россия Дәүләт флагы көне. Бу көнне без озак героик юл үткән дәүләт символларына хөрмәтебезне белдерәбез.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шушы көнгә багышланган чара булып узды. «Россия флагы» темасына әңгәмә оештырылды. Бәйрәм кәефе, бердәмлек һәм безнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык катнашучыларны ташламады, чөнки бүген өч төстәге флаг астында безнең балалар һәм оныклар яшәячәк яңа Россия яши һәм үсә.