Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы» Указы нигезендә гамәлгә куелган.
Россия флагы көнендә Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары район халкын Россия флагының тарихы белән таныштырдылар. Балалар һәм зурлар арасында сораштыру үткәрелде, Россия флагы төсендәге ленталар һәм мәгьлумати белешмәлекләр таратылды.