22 августта илебез Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Ишегалды мәйданчыгы» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар һәм 2 нче номерлы социаль участокта яшәүче балигъ булмаганнар өчен шәһәр паркы территориясендә сувенир ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Чараның төп максаты-балаларны Россиянең дәүләт символикасы белән таныштыру, балаларда патриотик хисләр үстерү. Белгечләр балаларны илебезнең флагы һәм гербының тарихы белән таныштырдылар, Флагта кулланылучы тослэргэ билгеләмә бирделәр. Балалар бик теләп мастер-класста катнаштылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм флаг рәвешендәге сувенирлар аларга истәлеккә калды.