Алабугада «Демография» милли проекты чаралары уза

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга районының Котловка авылында яшәүче 16 өлкән яшьтәге кешеләрне Костенеево амбулаториясенә диспансерлаштыру өчен авылдан машина белән китерүнең сынап карау этабы узды.

Әлеге чара «Демография» милли проектының  “Өлкән буын” проектын тормышка ашыру барышында уздырыла.  Бүген 4 сәяхәт башкарылды. Өлкәннәр мондый игътибар өчен рәхмәтләрен белдерделәр, чөнки кайберләре медицина учреждениеләренә берничә ел йөрмәгән иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International