Бүген Җәлил бистәсендә , герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында, традиция буенча, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелгән Муса Җәлил һәм җәлиллеләрнең һәлак булуына 61 ел тулуга багышланган искә алу митингы узды. “Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат” хезмәткәрләре дә бу митингта катнаштылар. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Соңыннан барлык катнашучылар да һәйкәлгә чәчәкләр куйды. Җәлиллеләргә үлем җәзасын 1944 елның февралендә чыгаралар. Аларны август аенда гына җәзалыйлар. Алты ай төрмәдә утырганда Җәлил дә шигырьләр язган, тик аларның берсе дә безгә барып җитмәгән. Бары тик ике блокноты гына сакланган шагыйрьнең, аларда барлыгы 93 шигырь бар. Төрмәдән беренче блокнотны Нигъмәт Терегулов дигән кеше алып чыга. Ул аны 1946 елда Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. Тиздән Терегулов СССРда кулга алына һәм лагерьда һәлак була. Икенче блокнотны Андре Тиммерманс Татарстанга 1947 елда алып кайтып тапшыра. Бүген чын Моабит дәфтәрләре Җәлил музееның әдәби фондында саклана.