Хәзерге вакытта экстремизм һәм терроризм Россия Федерациясенең милли иминлегенә чын куркыныч яный. Экстремизм - ул теләсә кайсы, хәтта иң тотрыклы һәм имин җәмгыятьне какшата алырлык зур куркыныч. Иҗтимагый мохиттә экстремистлык һәм терроризм күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләреннән берсе булып аларны кисәтү тора.
Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән тәрбияче Ахуджанова Р.С. «Терроризм һәм экстремизмны кисәтү» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды.
Чараның максаты: яшьләр арасында хокукый культура формалаштыру, яшьләрдә дөньяга толерант караш, милләтләренә, диненә, социаль, милек хәленә һәм башка шартларга карамастан, барлык кешеләргә карата түземле мөнәсәбәт тәрбияләү.
Яшүсмерләр дини һәм милләтара түземлелек, патриотизм, сәламәт яшәү рәвеше, гомумкешелек кыйммәтләренең өстенлекләре һ.б. проблемалар буенча фикер алыштылар. Балалар дини түземсезлек, ксенофобия, расизм һәм экстремизмның башка формаларына кагылышлы Россия Федерациясендә гамәлдә булган берничә норматив хокукый акт белән таныштылар. Әңгәмә барышында Россия Федерациясендә тотрыклылык һәм иминлек максаты белән безнең җәмгыятьтә толерантлыкны пропагандалау алып барылды.
Автор: тәрбияче Роза Ахуджанова