Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “”Курск сугышы” дип исемләнгән шөгыль – әңгәмә. Истәлекле вакыйга

2019 елның 23 августы, җомга

23 август көнне тәрбияче Хабибуллина Г.Р. балаларны Бөек Ватан сугышының иң бөек көрәшләрнең берсе – Курск сугышы белән таныштырды.

    Шөгыльнең максаты:

     Курск дугасындагы сугыш вакытында батырлык кылган сугыш геройлары белән балаларны таныштыру.

     Патриотизм, бурыч, Ватанга мәхәббәт һәм безнең өчен азатлыкны һәм бәйсезлекне саклап калган кешеләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.

23 августта Россиядә Курск сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Бу РФ Хәрби дан көне, ул 1995 елның 13 мартында расланган «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» гы закон нигезендә билгеләп үтелә.

1943 елның 23 августында совет гаскәрләре Харьков Гитлер илбасарларыннан азат ителә һәм Курск дугасындагы сугышның соңгы этабын тәмамлый. 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр дәвам иткән Курск сугышы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының төп бәрелешләренең берсе була. Курск дугасында җиңү һәм 1943 елгы җәйге көзге кампания планы буенча стратегик һөҗүм Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан үзгәреш тәмамлану һәм икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсе буларак билгеләнде.Сугышбеткәч, Курск дугасында Германия командованиесестратегикһөҗүмоперацияләреуздырумөмкинлегенюгалтты.

   Курск дугасында җиңү хөрмәтенә күп кенә батырларга һәйкәлләр куелган, аларның исемнәре белән урамнар һәм проспектлар аталган, шигырьләр һәм җырлар язылган, музейлар ачылган

   Тәрбияче тәрбияләнүчеләр белән бу сугыш картасын карадылар һәм өлкәннәр белән бергә бу сугыш ни өчен Курск дугасы дип атала дигән сорауга җавап бирергә тырыштылар.И. Пашковның «Прохоровское поле» һәм В. Черкесовның «Танковое поле» шигырьләрен тыңладылар.

   Шөгыль – әңгәмә эчтәлекле һәм файдалы үтте. Балалар бик күп мәгьлүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International