«Мәгълүмат агымнары белән идарә итү». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 23 августы, җомга

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова яшүсмерләр арасында медиакультураны формалаштыру эше кысаларында 15 бала һәм яшүсмер арасында «Мәгълүмат навигаторы» дигән социаль технологиядән «Мәгълүмат агымнары белән идарә итү» дигән дәрес уздырды.

Дәрес башында белгеч балалар белән алар телевизор карыйлармы, әгәр карасалар, нинди тапшыруларны өстен күрүләре турында сөйләште. Өлкәнрәкләр телевизорны карамый, ә кечерәк балалар мультфильмнар гына карый, дип җавап бирделәр. Аннан соң белгеч катнашучыларга төрле телевизион тапшыруларның кешегә тискәре йогынтысы һәм кирәкле мәгълүматны хәбәрләр агымыннан дөрес сайлау мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук белгеч балалар өчен мультфильмның нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Шулай итеп, балалар моның тирә-юнь моделе икәнен белделәр, юкка гына балалар экранда күргәннәрен бик актив рәвештә исләрендә калдырмыйлар да инде. Шул сәбәпле мультфильмның әһәмияте бик зур. Мультфильмнар карау хәзерге балаларның вакытын бик күп алып торганга күрә белгеч катнашучыларга нәрсә карарга кирәклеген, ә нинди мультфильмнарны кулланмаска кирәк икәнлеген аңлатты.

Дәрес ахырында белгеч балаларга телетапшыруларны сайлаганда игътибарлырак булырга һәм иң яхшысы әти-әниләре белән киңәшләшергә кирәк дип әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International