“Икътисадый һөнәрләр”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 23 августы, җомга

Икътисади һөнәрләр шулкадәр күп ки, аларны санап бетерү мөмкин түгел диярлек, чөнки икътисад, җәмгыять тормышның нигезе. Дөнья шулай корылган ки, финанс мөнәсәбәтләреннән башка ул яши алмый һәм шуңа күрә икътисади яки акчалата манипуляцияләргә бәйле һөнәрләр, һәм, әлбәттә финанс-икътисадый мөнәсәбәтләр өлкәсендәге белгечләр һәрвакытта да кирәк булачак.

Татарстан Республикасында һөнәрләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Римма Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 11 бала белән “Һөнәр сайлау нигезләре” курсыннан “Икътисадый һөнәрләр” дигән дәрес үткәрде. Максаты: икътисадый һөнәрләрнең төрләре белән танышу, булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга ярдәм итү.

Дәрес башында белгеч балалардан икътисад нәрсә ул, нинди икътисади һөнәрләр бар һәм алар ни өчен кирәк икәнлеге белән кызыксынды. Аннары белгеч балаларга эксперт, ревизор, икътисадчы, эшмәкәр, бизнесмен, банкир, аудитор һ.б. кебек икътисади һөнәрләр турында сөйләде. Аннан соң балалар “Сүзне әйт” һәм “Мәкальне тәмамла” уенында бик теләп катнаштылар.

         Дәрес ахырында белгеч В.Маяковскийның «Кем булырга» дигән шигырен укыды һәм балаларга нинди дә булса һөнәр сайлаганчы яхшылап уйларга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International