1 нче июльдән «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә «Гарденотерапия» технологиясе эшли башлады.
Яңа Чишмә муниципаль районында
социаль хезмәт алучыны юбилей белән котлау.
Мамадыш муниципаль районның «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре шәһәр көнен үткәрүдә актив катнаштылар.
“Берёзка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Яшәү яме диеп аталган иҗат кичәсе үткәрелде. Ул Яр Чаллы шәһәреннән ял итәргә килгән һәвәскәр язучы Фәнис Бари улы Нуретдиновның һәм Сарман районының Җәлил бистәсенең “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсенең әгъзәсе Әнәс Нигъматулла улы Ибәтуллин иҗатына багышланган иде. Кичәне китапханәче Дания Хисамова алып барды, үзе әзергәгән әдипләргә багышланган видеопрезентация күрсәтте, китапларына экспресс-күзәтү үткәрде.
Инвалидларның «Берёзка» тернәкләндерү Үзәгендә «Син кара – яшәү шул хәтле күңелле!» диеп исемләнгән шигърият кичәсе үткәрелде. Кичәгә Татарстан Республикасының журналистлар берлеге әгъзәсе, Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итүче җирле шагыйрә Ольга Иван кызы Стрелкова-Костюнина чакырылган иде. Аның тормышы һәм иҗаты белән Казан федераль университеты студенты Резедә Кәримова таныштырды. Аннары шагыйрәнең иҗаты турында видеофильм карадык. Ольга Иван кызы үзенең шигырьләрен артистларча бик матур итеп сөйләде. Китапханәче Дания Хисамова Стрелкова-Костюнина китапларына экспресс-кузәтү уткәрде, аннан соң «Әнигэ» дигән шигырен сөйләде.
1943 нче елның 23 нче августында Курск сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне.
Татарстан-минем туган ягым!
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 26нчы августа тәрбияче Зарипова В.Ф., жыр укытучысы Мусина Н.Н. реабилитация узучы 38 бала һәм 12 ата-ана өчен ТАССРның 100 еллык бәйрәме кысасында “Татарстан - минем туган ягым!” исемле кичә оештырдылар. Балалар уйнадылар, татар һәм рус җырларын тыңладылар, башкардылар, күңел ачтылар.
Саф һавада йөрү
Чирмешәнлеләр ел саен бик теләп «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә катнашалар. Әлеге чара кысаларында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче йөзләгән бала уку елы башланганчы бүләк - уку кирәк – яраклары тутырылган портфельләр ала.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Минем истәлекләргә бай һәм кызыклы тормышым» дигән темага чара үткәрде.