Яңа Чишмә муниципаль районында
социаль хезмәт алучыны юбилей белән котлау.
2019 елның 23 августында, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, социаль хезмәт алучы Ворожеина Валентина Иван кызын 80-яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Порецкая Татьяна Николай кызы һәм социаль хезмәткәр Иванова Людмила Иван кызы нык сәламәтлек, иминлек, дәртлелек һәм күтәренке кәеф теләп, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.