1 нче июльдән «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә «Гарденотерапия» технологиясе эшли башлады.
Технологиянең максаты: өлкән буын гражданнарында актив яшәү рәвешенә омтылыш формалаштыру, өлкән яшьтәге гражданнарны сәламәтләндерүнең яңа ысулларын үзләштерү.
Технология бурычлары:
-төрле яшь һәм социаль категорияле өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең яңа формаларын кертү;
- өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен кирәкле шартлар тудыру ;
- психологик иминлек тәэмин итү
- аралашу кытлыгын тулыландыру.
Гарденотерапия – табигать терапиясе, табигый материаллар, үсемлекләр белән эшләү.
Гарденотерапевтик алымнарны куллану, олы яшьтәге кешеләрнең организмында бозылган функцияләрен торгызырга мөмкинлек бирә.
Чирмешән муниципаль районының «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләү технологиясен кулланалар. Өлкәннәр үсемлекләрне бик теләп үстерәләр, аларны карыйлар. Бу ысул аларның кәефен күтәрә, психикаларын ныгыта һәм тынычландыра.