Питрәч «Шатлык приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән Татарстан Республикасы көненә багышланган " Туган як белгечләре»исемле кызыклы викторина үткәрделәр. Дәреснең төп максаты - балаларны туган якның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру; мәдәният һәйкәлләренә һәм кешеләрнең гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, күпмилләтле Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән кызыксынуны үстерү.
30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физиотерапевт бүлегенең шәфкать туташы Любовь Габдрахманова “Алмаг-01” аппараты һәм аны өй шартларында куллану” дигән темага практик шөгыль үткәрде.
Һөнәр сайлау – киләчәккә бер адым ясау гына. Шуннан соң тагын бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк.
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә үзәнчәлекле чара үтте. 1нче номерлы социаль участокта балалар “Классики” уенында ярышты. Әлеге чараны социаль педагог Наталья Ташлинцева “Ишегалды уеннары – баланың үз-үзен оештыру чарасы” программасы кысаларында үткәрде.
2019 елның 26 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Су асты дөньясы” дигән презентация шөгыль булып узды.
2019 нчы елның 23 нче августында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә объектның террорчылыкка каршы сакланышы буенча планлы уку тренировкасы узды.
1 нче июльдән «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә «Гарденотерапия» технологиясе эшли башлады.