Инвалидларның «Берёзка» тернәкләндерү Үзәгендә «Син кара – яшәү шул хәтле күңелле!» диеп исемләнгән шигърият кичәсе үткәрелде.

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Инвалидларның «Берёзка» тернәкләндерү Үзәгендә «Син кара – яшәү шул хәтле күңелле!» диеп исемләнгән шигърият кичәсе үткәрелде. Кичәгә Татарстан Республикасының журналистлар берлеге әгъзәсе, Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итүче җирле шагыйрә Ольга Иван кызы Стрелкова-Костюнина чакырылган иде. Аның тормышы һәм иҗаты белән Казан федераль университеты студенты Резедә Кәримова таныштырды. Аннары шагыйрәнең иҗаты турында видеофильм карадык. Ольга Иван кызы үзенең шигырьләрен артистларча бик матур итеп сөйләде. Китапханәче Дания Хисамова Стрелкова-Костюнина китапларына экспресс-кузәтү уткәрде, аннан соң «Әнигэ» дигән шигырен сөйләде.

          Ял итүче үзешчән артистлар Венера Ганиева һәм Римма Шипилова Бөгелмә шәһәреннән, Рәзинә Мортазина һәм Гөлсирә Усманова Норлат шәһәреннән үзләренең моңлы җырларын һәм шигырьләрен кичәнең төп героена һэм ял итүчеләргә бүләк иттелэр. Китапханәче Дания Хисамова Ольга Иван кызына зур рәхмәтләрен белдерде, аңа иҗат уңыщлары, сәләмэтлек, гаилә бәхете теләде, истәлекле бүләк тапщырды. Кичәдә катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтелде.

         Чарада 55 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International