Мамадыш районы "Забота" үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Шәһәр көнендә бәйрәм

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Мамадыш муниципаль районның «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре шәһәр көнен үткәрүдә актив катнаштылар.  Егерме дүртенче август икмең унтыгызнчы елның иртәнге сәгать 10 да Җиңү паркына мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар булган күп балалы гаилә балалары чакырылган иде. Шарлар белән бизәлгән парк нәни шәһәрлеләрне һәм ата-аналарны концерт номерлары белән каршы алды. Сабын куыклары тамашасы, паркны матур төсләргә буяп, тамашачыларга бик күп шатлык һәм елмаюлар китерде. Мини-Сабантуйда катнашкан балалар рәхәтләнеп сикереп, йөгереп, призлар һәм бүләкләр алдылар.

Мамадыш районы "Забота" үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Шәһәр көнендә  бәйрәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International