1943 нче елның 23 нче августында Курск сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне.
Шул уңайдан, 23 нче август көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар арасында шушы истәлекле дата уңаеннан чара уздырды.
Чара социаль хезмәт алучыларның Курск сугышы, совет халкының каһарманлыгы турында күзаллауларын киңәйтүгә; өлкән буынга карата хөрмәт, үз халкының гореф-гадәтләренә карата сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Очрашуның төп бурычлары - үз илең тарихына карата кызыксыну тәрбияләү, аның язмышы өчен җаваплылык, ватанпәрвәрлек, үз илең, ватандашларың өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Әлеге чарада 13 социаль хезмәт алучы катнашты.
Очрашуда социаль хезмәт алучыларга "Курск сугышы" презентациясе тәкъдим ителде, ә аннары "Курск сугышы. Броня эреде" видеоролигы күрсәтелде. Соңыннан караган ролик буенча әңгәмә үткәрелде.