“Берёзка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Яшәү яме диеп аталган иҗат кичәсе үткәрелде. Ул Яр Чаллы шәһәреннән ял итәргә килгән һәвәскәр язучы Фәнис Бари улы Нуретдиновның һәм Сарман районының Җәлил бистәсенең “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсенең әгъзәсе Әнәс Нигъматулла улы Ибәтуллин иҗатына багышланган иде.

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

“Берёзка” инвалидларны тернәкләндерү  үзәгендә “Яшәү яме диеп аталган иҗат кичәсе үткәрелде. Ул Яр Чаллы шәһәреннән ял итәргә килгән һәвәскәр язучы Фәнис Бари улы Нуретдиновның һәм Сарман районының Җәлил бистәсенең “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсенең әгъзәсе Әнәс Нигъматулла улы Ибәтуллин иҗатына багышланган иде. Кичәне китапханәче Дания Хисамова алып барды, үзе әзергәгән әдипләргә багышланган видеопрезентация күрсәтте, китапларына экспресс-күзәтү үткәрде.

Аннары авторлар үзләренең әсәрләрен укыдылар.

Алабуга институтының тарих-филология факультеты студенты Резедә Кәримова Фәнис Нуретдиновның “Әниләргә” диеп аталган шигырен сөйләде. Азнакай районыннан ял итәргә килгән Сәйлүн Абдуллин Әнәс Ибәтуллинның “Авыл атлары” шигырен сөйләде.

         Ял итүче үзешчән артистлар Лилия Валиева (Актаныштан). Нәркиз Фәрхетдинов (Сарман районыннан), Чистай шәһәреннән Хәлил Вафин, Фәнис Нуретдиновның тормыш иптәше Минния Нуретдинова кичәгә үзләренең җырлары белән кичәгә ямь өстәделәр.

         “Берёзка” тернәкләндерү үзәге директоры Ландыш Сагыйт кызы Гарифуллина Фәнис Нуретдиновны һәм Әнәс Ибәтуллинны ихлас котлады,иҗади уңышлар, корычтай сәләмәтлек теләде, истәлекле бәләкләр тапшырды, кичәне оештыручыларга  һәм кичәдә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

         Чарада 55 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International