Һөнәрләр дөньясы яки кайсы ишекне ачарга?
Нинди һөнәр сайларга соң? Бу сорауны үз-үзенә күпләр: мәктәп укучылары һәм балалары үсеп килүче ата-аналар бирә. Хәтта үзләренең һөнәреннән канәгать булмаган өлкән кешеләрне дә бу сорау борчырга мөмкин. Чөнки тормышта кайчакта шулай да була .
Шулай итеп, һөнәр сайлау вакыт таләп итә торган шактый катлаулы сорау. Барыннан да элек, шундый катлаулы карар кабул иткәндә, үз-үзегезне ишетергә һәм сезгә ни белән шөгыльләнү ошаганын аңларга, игътибарга алырга кирәк.
Сүз уңаенда, хезмәт хакы... Әйтәсе дә юк , һөнәр сайлаганда бу әһәмиятле фактор... Шуңа да карамастан, аңа гына нигезләнергә ярамый! Гәрчә күпләр моңа омтылса да, зур хезмәт хакына эшләү һәрвакытта да үзеңнең потенциалларыңны тормышка ашыруга һәм бәхеткә китерми. Кайчагында кеше акчалата эквиваленттан түгел, ә эш процессыннан күбрәк ләззәт ала. Хезмәт хакыннан тыш, эш режимы дигән төшенчә дә бар. Шуны аңларга кирәк, һәр һөнәрнең үз эш графигы бар. Бу тулысынча яки өлешчә эш белән тәэмин ителү.
Әгәр сезнең нинди дә булса хоббиегыз бар икән, шул юнәлештә эш эзләргә була. Бу ләззәт кенә түгел, табыш та китерә торган һөнәр булачак. Без барыбыз да балачактан ук төрле әйберләр белән шөгыльләнәбез: кемдер спорт, кемдер бию, музыка, рәсем, тегү һ.б. лар. Күңелегез нәрсә тели, шуңа колак салыгыз, сезнең моңа көчегез һәм теләгегез бармы? Кешеләр үз хоббилары буенча һөнәр сайласалар, аларның бу юнәлеш буенча дипломнары да булмауга карамастан, бик яхшы уйлап табучы һәм профессиональ булалар.
Һөнәр сайлау – киләчәккә бер адым ясау гына. Шуннан соң тагын бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Үз-үзеннән генә берни дә килеп чыкмый, үзеңнең һөнәри дәрәҗәңне, белемеңне, күнекмәләреңне арттырырга кирәк булачак. Сезнең сайлаган һөнәрегез сезгә шатлык китерергә тиеш.
Тормышта шулкадәр әйбәт, кирәкле һәм кызыклы һөнәрләр бар, аларның берсе, һичшиксез, сезнең һөнәрегезгә әвереләчәк! Кайбер кешеләр эшчәнлек өлкәсен берничә тапкыр үзгәртә. Әгәр дә сез әлегә күңелегезгә якын булган һөнәрне эзләү процессында икән - уңышлар сезгә! Барысы да килеп чыгар!