2019 елның 20 августында Азнакай районыбызга Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина эш визиты ясады. Аның белән бергә шулай ук ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, республиканың балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина да килде. Гражданнарны кабул итү вакытында балигь булмаган балаларның хокукларын яклауда туган проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юллары ачыкланды. Алар катнашында узган балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында эшчәнлеккә анализ ясалып, алга җитди бурычлар билгеләнде.