«Исток-Башлангыч» үзәгендә “Классики” уены буенча ярышлар

2019 елның 27 августы, сишәмбе

     Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә үзәнчәлекле чара үтте. 1нче номерлы социаль участокта балалар “Классики” уенында ярышты. Әлеге чараны социаль педагог Наталья Ташлинцева “Ишегалды уеннары – баланың үз-үзен оештыру чарасы” программасы кысаларында үткәрде.

    Чараның максаты – уеннар аша балаларда актив һәм сәламәт тормыш рәвеше популярлаштыру. Ярышлар вакытында балалардан тиз, җитез һәм көчле булу тәләп ителә. Җиңәр өчен тырыш һәм команда белән бердәм булу мөһим.

    Уен ахырында җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

  • “Классики” – шәп уен, миңа бик ошады! Кайткач дусларымны, апа белән энкәшемне дә уйнарга өйрәтәм, - ди уенда катнашучы Ильмира.

Әлеге чаралар балаларны бердәм булырга һәм актив тормыш рәвеше алып барырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International