Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр алучы инвалидлар өчен Сабантуй

2019 елның 27 августы, сишәмбе

2019 елның 24 августында Шәһәр көнендә "Җиңү" паркында мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм балалар, социаль ярдәм алучылар өчен "Мини Сабантуй" фестивале узды. Фестиваль "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенеӊ социаль- реабилитация бүлеге тарафыннан оештырылды.  

Сабантуйны тантаналы рәвештә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Иванов Анатолий Петрович ачты. Кунакларны бәйрәм белән инвалидлар җәмгыяте рәисе Кекишева Наталья Викторовна да котлады. Ул барлык көч-куәт, тормыш авырлыкларына карамастан, туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүләрен, оптимист булып калуларын теләде.

Бәйрәм кунакларына төрле бәйгеләр оештырылды: капчык киеп йөгерү, пневматик винтовкадан пуля белән ату ярышлары, аркан тартышу, өстәл уены-кульбутто, тамыр кисү, туп белән кәрзингә эләгү, турникта тартылу, отжимание; балалар өчен төрле конкурслар булды, «шоу мыльных пузырей» үткәрелде.

         Бу бәйрәмдә һәркем үзе өчен берәр кызыклы нәрсә таба алды. Ярышлар бик күп булды, җиңүчеләрне санап бетерерлек түгел, ә хуҗалар ачык чырайлы һәм кунакчыл итеп конкурста катнашучыларның барысы да призлар, бүләкләр һәм тәм-томнар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International