2019 елның 26 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Су асты дөньясы” дигән презентация шөгыль булып узды.
Шөгыльнең максаты булып балаларнысу астында яшәүче хайваннар дөньясы белән таныштыру, табигатькә мәхәббәт тәрбиләү торды.
Презентация балаларны матур, ачык төстәге материаллар белән мавыктырып башланып китте. Бик кирәкле мәгълүматлар бирелде. Алга таба викторина үткәрелде. Тема буенча күп сорауларга җаваплар табылды.
Чарада 18 кеше катнашты.