“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физиотерапевт бүлегенең шәфкать туташы Любовь Габдрахманова “Алмаг-01” аппараты һәм аны өй шартларында куллану” дигән темага практик шөгыль үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны «Алмаг-01» аппаратының эшләү үзенчәлегенең күрсәтмәләре һәм аны куллану мөмкинлекләре белән таныштыру иде.
Шөгыль барышында социаль хезмәт алучылар “Алмаг-01” аппаратының кеше организмына физиологик тәэсире белән таныштылар. Белгеч бу аппаратның нинди авырулардан кулланылуын сөйләде. Ул әлеге авырулар вакытында аппаратны куллану методикасын күрсәтте һәм процедураларны кабул итү вакытын да билгеләп үтте.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар аппаратны дөрес кулланырга өйрәнделәр һәм алар бирелгән мәгълүматтән канәгать калдылар.
Чарада 29 кеше катнашты.