Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Белем көненә багышланган чара узды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

1 сентябрь - беренче кыңгырау бәйрәме. Күп балалар өчен бу иң көтеп алынган көн, чөнки нәкъ менә 1 нче сентябрьдә алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә,  нәкъ менә шул мизгелдән аларның яңа тормышы башлана, мәктәпкәчә яшьтәге балалар да уку елын шатланып каршы алалар. Шуңа күрә дә 1 нче сентябрь - дулкынландыргыч һәм истә калырлык бәйрәмдер.

2019 нчы елның 2 нче сентябрендә «Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Шакирова Римма һәм Сәлимова Айгөл социаль хезмәт алучылар өчен Белем көненә багышланган чара үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты - бәйрәм атмосферасын тудыру, социаль хезмәт алучыларда күтәренке кәеф уяту.

Очрашуның төп бурычлары: патриотизм хисе тәрбияләү, белем көненең иҗтимагый әһәмиятен аңлату.

Чара барышында балигъ булмаган балалар һәм ата-аналар бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, конкурсларда катнаштылар, мәктәп турында популяр шигырьләр һәм җырларны  искә төшерделәр.

Бәйрәм бик күңелле үтте!

Чарада 19 социаль хезмәт алучы катнашты, шуларның 12се балигъ булмаган һәм 7 се ата-аналар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International