29 нчы август көнне Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль педагоглар Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова Республикабызның туган көне уңаеннан чара уздырды.
Чара Туган як турындагы белемнәрне ачыклау һәм киңәйтүгә юнәлтелгән иде.
Төп бурычлар булып Татарстанның Дәүләт символлары - герб, флаг белән таныштыру иде. Үз илеңә, Республикага мәхәббәт, ватанпәрвәрлек һәм үз Ватаның өчен горурлык хисләре тәрбияләү.
Бәйрәмдә балаларга Татарстан республикасының символикасы, кыскача тарихы турында белешмә бирелде. “Дәвам ит”, “Дөрес әйт” уеннары уйналды. Аннары викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында "Россия. Татарстан. Даһи урын" видеоролигы күрсәтелде.