Терроризмга каршы куркынычсызлык

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

«Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча җитәкчесе, полиция подполковнигы Галина Ионовна Александрова чыгыш ясады. Терроризмга каршы куркынычсызлык мәсьәләсенә игътибар итеп, Галина Ионовна ата-аналарга балаларга зур игътибар бирү кирәклеге, баланың кая йөрүен һәм кем белән аралашуын белүләре, нинди сайтларда теркәлүе турында хәбәрдар булу кирәклеген сөйләде. Шулай ук бергәләп борчыган барлык мәсьәләләр буенча да фикер алышынды һәм оптималь карарлар кабул ителде.

 Ә бу вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары полиция майоры Гаврилова О. А. һәм өлкән инспектор Гарипов И. М. балалар өчен профилактик әңгәмә үткәрделәр. Инспекторлар балаларга террорчылык актына алдан ук әзерләнеп булмавын аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International