Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре экстремизмга каршы көрәш буенча теләктәшлек көне уңаеннан балалар өчен “Сугышларсыз җир” дип аталган чара уздырды. Бу чара “Экстримизмга – юк” дип аталган айлык кысаларында беренче чара булып торды. Максаты – балаларда толератнтлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре, дөньядагы глобаль проблемаларны чишүгә катнаш булу уен тәрбияләү булды. Кызганычка каршы, экстримизм – бөтен дөньяда таралган күренеш, һәм Азия илләрендә генә түгел, Татарстанда да аның билгеләре күренергә мөмкин. Чара барышында балалар бер-береңне хөрмәт итү, башка кешеләрне аңларга тырышу, проблемаларны көч кулланусыз гына чишүнең мөһим икәнлеге турында сөйләштеләр. Чара ахырында алар үзләренең фикерләрен синквейн формасында язып белдерделәр.