"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче филиал китапханә хезмәткәре Дарья Миронова терроризмга каршы көрәштә халыкара бердәмлек көненә һәм “Экстремизмга – ЮК!” айлыгы кысаларында “Тынычлыкка – Юл бар, ә! Терроризмга - Юк!” диеп исемләнгән мәдәни-агарту чарасы үткәрделәр.
Чараның максаты: җәмәгатьчелек аңын, гражданлык позициясен формалаштыру, социаль хезмәт алучыларның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына җаваплы карашны үстерү.
Ел саен террор актлары иң заманча техника, корал һәм элемтә чараларын кулланып, уйланып оештырылган, рәхимсез актка әйләнә бара. Шуңа күрә һәр кеше: олымы, баламы терроризм турында, аның башлангычын һәм саклану ысулларын белергә тиеш.
Социаль хезмәт алучылар чара барышында терроризмның тарихы, барлыкка килү сәбәбе белән таныштылар һәм Рәссәйдә булган иң зур терактларны искә төшерделәр. Алар Беслан фаҗигасен һәм террорчылар кулыннан һәлак булган гаепсез балаларны күз яшьләре, йөрәкләрендә сызлану белән искә алдылар.
Белгечләр әлеге теманы яхшырак өйрәнү өчен социаль хезмәт алучыларга «Халыкка хәбәр итү системасы», «Терроризм куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», «Уяу гражданнар» дигән социаль видео-роликлар күрсәттеләр һәм “Сак булыгыз, терроризм!”, “Террор акты янаганда, шикле күренгән әйбер ачыкланганда, үз-үзеңне ничек тотарга?» дигән белешмәләр тараттылар.
Чара ахырында белгечләр тагын бер кат игътибарлы, уяу һәм сак булырга кирәклеген искә төшерделәр, ә катнашучылар арасыннан берсе «Бу миңа кагылмый» дигән макәлен укып, безнең иминлек үзебездән һәм бердәмлектән торуын билгеләп үтте.