2019 елның 3 сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен фаҗига еллыгы уңаеннан Беслан турында фильм күрсәтелде. Фаҗига турында күп фильмнар төшерелде, чөнки мондый вакыйгалар турында онытырга ярамый. Алар терроризмның бөтен дөньяда җәмгыятькә куркыныч тудыруын искә төшерә. Чара һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.