Сарман районы «Шафкатъ» үзәге: «Терроризм - җәмгыятькә янау» акциясы

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

«Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне» кысаларында Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары  «Терроризм – җәмгыятькә янау» акциясе үткәрделәр. Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне россиялеләр 2004 елда  Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне, шулай ук хезмәт бурычын үтәгән вакытта һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә ала. Россия җәмгыятен терроризмга каршы торуда берләштерү максатыннан волонтерлар авыл мәктәпләрендә профилактик акция үткәрделәр һәм буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International