Яңа Чишмә муниципаль районында “Олы буын” проекты башланды.
Яңа Чишмә муниципаль районында, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән олыракларны район үзәк хастаханәсенә алып бару максатыннан, һәм “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында, «Олы буын» проекты башланды.
Шул исәптән, 2 сентябрьдән алып декабрьгә хәтле, Яңа Чишмә районы“Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә бирелгән «LADA Largus» машинасы, районның ерак авылларында яшәүче барлыгы 680 олыларны, Яңа Чишмә үзәк хастаханәсенә һәм Зирекле авыл хастаханәсенә илтәчәк.