Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елга Татарстан Республикасы медицина оешмаларына авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеген раслау турында» 19.01.2019 25 номерлы Карарын үтәү максатларында, 2019 елның 2 сентябреннән Лениногорск муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтеп бирү башкарыла. ЛМРда расланган график нигезендә эш районның иң ерак җирлекләрендә башланды. Шулай итеп, 2 һәм 3 сентябрь көннәрендә Иске Куак табиблык амбулаториясенә Урмышлы, Кирлегәч һәм Сарабиккол авылларыннан өлкән кешеләр китерелгән. Махсуслаштырылган транспорт өлкәннәрне, шул исәптән мөстәкыйль хәрәкәттәге чикләнгән кешеләрне китерүне тәэмин итә. Иске Куак табиблык амбулаториясендә өлкәннәр планлы диспансеризация уздылар.