2019 елның 4 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Тән өлешләре ” дигән темага информацион сәгать үткәрделәр.
Дәреснең максаты кешенең тән өлешләре турында күзаллауларны ачыклау һәм киңәйтү, үз сәламәтлегең һәм бер – береңә карата ихтирамлы мөнәсәббәт тәрбияләү.
Чара “Кулларыгызны чабыгыз” дигән уен һәм табышмаклар чишү белән башланды. Балалар табышмак чишеп чараның темасын белделәр.
Балалр кешенең скелетында 206 сөяк булуы турында, көлсәң 13 мускул, ә явызлансаң 30 мускул эшләве турында белделәр. Тәрбиячене кызыгып тыңладылар һәм аның соравына тиз генә җаваплар бирделәр.
“Безнең тән нәрсәдән тора” дигән видео фильм карап 15 бала үзләренең алган белемнәрен ныгыттылар.