2019 елның 9 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Безнең урман хайваннары” дигән интеллектуаль уен Могҗизалар кыры үтте.
Уенның максаты булып балаларның әйләнә – тирә мохит буенча белемнәрен ныгыту торды.
Уенда ике бүлек балалары катнашты: көндезге һәм тәүлек буе яшәүче балалар. Уен барышында балалар хайваннар турында яңа кызыклы мәгълүматлар алдылар, белемнәрен ныгыттылар. Полуфиналдан соң финалга чыгучыны истәлекле бүләк белән бүләкләделәр. Уен бик күңелле килеп чыкты. Алып баручы катнашучыларга кызыклы сораулар бирде һәм аларны көлдерде.
Чарада 25 бала катнашты.