«Көзге игелек атнасы»на багышланган мастер – класс үткәрделәр.

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 6 сентябрендә «Милосердие» Комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Газыйева Гүзәл «Көзге игелек атнасы»на багышланган мастер – класс үткәрделәр. 

Мастер-классның максаты: балаларны кул астындагы материаллардан аппликация ясарга өйрәтү.

Бурыч:

- «җепләрдән аппликация» техникасы турында күзаллау булдыру, эшләнмә ясау өстендә эш этаплары белән таныштыру;

- балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү;

- баланың рәсем эшчәнлегенә һәм аның нәтиҗәләренә уңай эмоцияләр уятырга;

- вак моториканы, күрү сәләтен һәм тактиль кабул итүне үстерү.;

-игътибар, сабырлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләргә;

- фантазияне, хыялны үстерергә.

Башта кайчы һәм энәләр белән эшләү барышында куркынычсызлык кагыйдәләре турында инструктаж үткәрелде. Алга таба мавыктыргыч иҗади дәрес үткәрелде, анда балалар кул астындагы материаллардан тәлинкәләрне үз куллары белән бизәделәр.

Балалар үз эшләреннән бик канәгать калдылар һәм гади әйберләрдән мөстәкыйль рәвештә оригиналь һәм матур эшләнмәләр ясарга мөмкин икәнлегенә инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International