2019 елның 6 сентябрендә Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, социаль педагог Газыйева Гүзәл тарафыннан «Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында, балигъ булмаган балалар белән «Россия террорсыз» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.
Әлеге чараның максаты: экстремизмны һәм терроризмны кисәтү, җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру
Бурыч:
• терроризм һәм заложниклар яулап алганда тормышны саклау ысуллары турында белемнәрне ныгыту;
• теракт вакытында үз-үзеңне тоту логик чылбырын укыту;
• үз тормышына һәм тирә-юньдәгеләр тормышына җаваплы мөнәсәбәт тәрбиялэу.
Сәгать барышында «Террор» сүзенең төшенчәсен, «Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне» дигән истәлекле дата кайчан һәм нинди уңайдан билгеләнуен ачтылар. Катнашучылар халыкара терроризм тарихы белән таныштылар һәм Бесландагы фаҗигале вакыйгалар турында сөйләделәр, чара ахырында «Россия террорга каршы» дигән презентация белән таныштылар. Икенче өлештә теракт корбаннары булмау турында, теракт янаганда һәм массакүләм тәртипсезлекләрдә, заложникка алганда уз-узенне ничек тоту кагыйдэлэрен сөйләделәр, толерантлык темасын кузгаттылар. Экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тотышына аерым игътибар бирелде, безнең тыныч киләчәк һәрберебезгә бәйле, дип сөйләделәр.