5 сентябрь көнне Яңа Чишмә интернат-йорты «Игелекле башлангычлар көне» ндә кунаклар – Яңа Чишмә һәм Кызыл Октябрь урта мәктәпләре укучылары һәм укытучыларын кабул итте. Интернат-йортта яшәүчеләр балалар белән бик теләп аралаштылар, алар әби-бабайларга бүләкләр алып килгән иде. Мондый очрашуларга өлкәннәр һәрвакыт шат. Балалар белән аралашу аларга рәхәт һәм кызык. Үз оныкларын карарга насыйп булмаса да башка балалар белән аралашу шундый мөмкинлек тудыра.