Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче китапханә филиалы белгече Фирдая Җиһаншина “Экстремизм-ЮК!» айлыгы кысаларында “Бездә бердәм планета, бездә бердәм система” диеп исемләнгән китаплар иллюстрациясе күргәзмәсе үткәрде.
Чараның максаты: төрле милләт кешеләренә, дини конфессияләргә карата толерантлыкны һәм терроризмга, экстремизмга каршы көрәшү.
Чара «Безнең бердәм планета, бездә бердәм система» дигән китаплар иллюстрациясе дигән күргәзмә белән башланып китте. Социаль хезмәт алучыларны күп кенә журналистлар бәйгеләрендә җиңү яулаган «Безнең йорт – Татарстан» дигән яңа журнал кызыксындырды. Аны оештыручылар фикеренчә, милли сәясәт-тормыш өлкәсе түгел, ул тормыш үзе, һәм ул, тирә-якларны карап, башка кешеләрне күрү генә булса да, якты һәм күпкырлы булырга мөмкин.
Китапханә белгече экстремизм һәм терроризм кебек күренешләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру сәясәте, төрле милләт һәм дини конфессия вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, кылган гамәлләрне анализлый белү турында сөйләде.
Чарада 13 кеше катнашты.