Файдалы һәм кызыклы

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче   балалар   «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында   9 сентябрь көнне янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрен пропагандалау, Яр Чаллы шәһәрендә янгын сүндерү эшенең үсеш тарихы белән танышу максатыннан 54 нче янгын сүндерү бүлегендә булдылар, анда янгын сүндерүчеләр балаларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм алар өчен музей һәм янгын часте буенча экскурсия үткәрделәр.

Бүлекчә командиры Калямов А.Р. янгын частенең барлыкка килү тарихы, шулай ук үзләренең янгын эш көннәре турында сөйләде. Яр Чаллы шәһәре янгын сүндерү хезмәтенең үсеш тарихын күрсәтү өчен музейда шактый санда экспонатлар, янгын каскалары, станин насосы, күкрәк билгеләре, төрле чор фотографияләре һ. б. күрсәтелгән.

Балалар өчен иң кызыгы заманча янгын сүндерү һәм коткару техникасын күрү, авария-коткару һәм янгын-техник коралларының ничек эшләве булды.

Музейга һәм янгын сүндерү бүлеге буенча экскурсия балаларга бик күп уңай эмоцияләр генә түгел, ә янгын сүндерүче кебек мөһим һөнәр турында танып-белү мәгълүматын да, шулай ук үз-үзеләре өчен ут белән шаярырга ярамый дигән фикерне үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International