Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р.С. өлкән төркем балалары белән «Яшелләндерүче һөнәре» темасына ачык дәрес үткәрде.
Дәреснең максатлары һәм бурычлары: яшелләндерүче һөнәре турында тәрбияләнүчеләрнең белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү; чәчәкчелек, үсемлекчелек турында белемнәрне ачыклау; яшелләндерүчеләрнең һәм ландшафт дизайнерларының хезмәт нәтиҗәләренә игътибар итү; эшче һөнәре кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.
"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Экстремизм-ЮК! айлыгы кысаларында Светлана Жарова җитәкчелегендә 8 нче урта мәктәпнең “Бал кортлары” тимурчылар отряды «Без тынычлык өчен!» дигән чара үткәрделәр.
23 нче сентябрь 2019 ел, дүшәмбе.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында эшләүче белгечләр үз эшләрендә “Җеп белән рәсем ясау” техникасын кулланалар. Бу арт-терапиянең бер төре.
Бу техниканың үзенчәлекләре булып, аның гадилеге, рәсем ясарга яратучылар белән эшләүдә кулланылуы тора.
Рәсем ясауның стандарт булмаган алымнары иҗади потенциалны ачуда ярдәм итә. Зәвык хисен, чикләрне киңәйтә, иҗади хыялларын арттыра.
Түгәрәк дәресләрендә рәсем ясауда бэйлэм өчен җепләр кулланалар.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмэт алучылар әлеге техниканың уңай йогынтысы барлыгын билгелиләр, түгәрәкләргә бик теләп йөриләр, актив катнашалар.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында “Без халыклар дуслыгы яклы! Без көч куллануга каршы!” дип аталган иң яхшы иҗади эшкә конкурс үткәрелде.
«Асылташ» приюты коллективы Гомумроссия йөгерү көне «Милләтләр кроссы-2019» кысаларында «Татарстан кроссы-2019» ярышында актив катнашты.
23 нче сентябрьдә Татарстан Республикасының 2017 -2019 нчы елларга балаларны курнынычсыз мәгълүмәт белән тәэмин итүче медиакиңлек планы, “юл картасы” кысаларанда, Яшел Үзән муниципаль районы «Рәхәт «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ата-аналарның “Безопасный интернет” өлкәсендә белемемне арттыру иновацион программа ярдәмендә “Компьютер и здоровье, анализ совместимости” дип аталган мәгълүмәти сәгатъ үткәрделәр. Дәреснең максаты Компьютерның файдасы һәм зыяны турында дөрес күзаллауны формалаштыру.
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында, безнең приютта тәрбияләнүчеләр арасында «Тыныч Россия» дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.
Чараның максаты балаларда толерантлык, мәрхәмәтлелек, патриотизм, Ватанга хөрмәт тәрбияләү иде. Катнашучыларга иң яхшы рәсем ясау өчен бөтен хыялларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә туры килде.
Бу конкурста җиңелүчеләр булмады, барысы да җиңде!
«Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында уңыш җыярга вакыт җитте.
2019 нчы елның 20 нче сентябрендә. ата-аналарга социаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат бирү максатыннан, Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары һәм психологлары Поручик төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында ата-аналар белән җыелыш үткәрде. Катнашучыларның гомуми саны 35 кеше булды.
Әлеге чараның төп максаты булып яшьләр арасында барлыкка килгән субкультуралар, яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салуның куркыныч билгеләре, балаларга социаль-педагогик һәм психологик ярдәм алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат алу торды
«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләре «Татарстан кроссы-2019" нда актив катнаштылар».