Яшелләндерүче һөнәре Питрәч "Шатлык" приюты

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р.С. өлкән төркем балалары белән «Яшелләндерүче һөнәре» темасына  ачык дәрес үткәрде. 

Дәреснең максатлары һәм бурычлары: яшелләндерүче һөнәре турында тәрбияләнүчеләрнең белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү; чәчәкчелек, үсемлекчелек турында белемнәрне ачыклау; яшелләндерүчеләрнең һәм ландшафт дизайнерларының хезмәт нәтиҗәләренә игътибар итү; эшче һөнәре кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

Дәрестә балалар яшелләндерүче һөнәре тарихы белән таныштылар: Борынгы Грек бакчачылары  ук чәчәк үстерү белән шөгыльләнгән, ә борынгы Русьтә монастырь бакчалары, князь һәм бояр ишегаллары үзләренең чәчәк түтәлләре белән дан тоткан.                     

Заманча яшелләндерүчеләр тормышыбызны бизәп торучы чәчәк бәйләмнәре төзү, оранжереялар ясау, яшел үсентеләр үстерү белән шөгыльләнәләр. Балалар үзләрен чәчәкчеләр ролендә сынап карадылар, чәчәкләрдән композицияләр ясадылар. Тәрбияләнүчеләр Татарстанның яшелләндерүчеләр һәм чәчәк үстерүчеләр әзерләүче уку йортлары турында тулы мәгълүмат алдылар.

Дәрес яхшы дәрәҗәдә узды, дәрес темасы тулысынча ачылды, дәрес алдына куелган максатлар һәм бурычлар ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International