«Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында уңыш җыярга вакыт җитте. Балалар рәхштләнеп помидор, кишер, борыч, чөгендер җыйдылар. Бу уңышны балалар үзләре үстерделәр! Җәй буе алар яшелчәләрне карадылар: су сиптеләр, чүп үләннәрен утадылар.
Уңыш җыю – иң шатлыклы чор, ул балаларга зур канәгатьлек хисе бирә. Яшелчә бакчасы балаларга үзләренең эш нәтиҗәләрен күрергә өйрәтә, җаваплылык хисләре тәрбияли, хезмәт күнекмәләрен формалаштыра, хезмәт сөючәнлек тәрбияли.
Нәтиҗәдә, балаларда үз көчләренә ышану барлыкка килде. Уңыш җыю – балалар өчен зур казаныш!