Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында конкурс

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

       Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында “Без халыклар дуслыгы яклы! Без көч куллануга каршы!” дип аталган иң яхшы иҗади эшкә конкурс  үткәрелде. Конкурс социаль ярдәм алучыларның милләтара татаулык, толерантлык, социаль тәртип, террористларга, экстремистларга каршы күзаллауны ныгыту максатыннан үткәрелде.

       Эшләр бик күп төрле иде, тулы позитивлык, шатлык, барлык халыкларга мәхәббәтне чагылдырган иде.

      Афанасьев Артур Васильевич “Дуслык елмаюдан башлана”, Тахаутдинова Светлана Назировна “Безнең тату Татарстан!” номинациясендә җиңүче булды.

      Артур Васильевичны Һәм Светлана Назировнаны җиңү белән котлыйбыз Һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International