Аксубай районында "Татарстан кроссы-2019" узды

2019 елның 21 сентябре, шимбә

Аксубай районы мәйдан территориясенә төрле яшьтәге җиңел атлетиканы яратучылар: мәктәп укучылары, район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, спорт ветераннары җыелды. Спорт чарасы район мөхтәсибәте катнашында оештырылды.

«Хыял» приютында  тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләре «Татарстан кроссы-2019" нда актив катнаштылар». Шәхси беренчелектә ярышлардан соң төрле яшь төркемнәрендә катнашучылар арасында катнаш эстафета узды. Кросс тәмамланганнан соң тантаналы шартларда призерларны медальләр, грамоталар, команда – кубоклар белән бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International