2019 нчы елның 20 нче сентябрендә. ата-аналарга социаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат бирү максатыннан, Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары һәм психологлары Поручик төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында ата-аналар белән җыелыш үткәрде. Катнашучыларның гомуми саны 35 кеше булды.
Әлеге чараның төп максаты булып яшьләр арасында барлыкка килгән субкультуралар, яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салуның куркыныч билгеләре, балаларга социаль-педагогик һәм психологик ярдәм алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат алу торды. Очрашу түбәндәге актуаль юнәлешләрне үз эченә алды:
Чара барышында катнашучылар тема буенча төп төшенчәләр турында фикер алыштылар, төрле заманча «субкультура» төрләре белән таныштылар һәм аларга каршы тору алымнарын, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.